top of page

Бәяләмәләр

Әхмәт Гадел

26.06.2009ел

 

Ян, Минзифа, ян!

Һәр талант таң калдырырлык үзенчәлекле була. Шулай булырга тиеш. Талант иясе каләменнән саркып тамган алтын фикерләр дә шул истыйгъдатлы кешегә генә хас фикерләр булуы мәҗбүри.

Талант иясе, аның әсәрләре белән күрешү, аларны уку да күңелгә, рухка татлы азык булып кереп урнаша шул чакта.

Дөресен әйтим, сирәк булса да бу елларны мин чын талантлар белән очрашкалап, күрешкәләп тордым, алар әсәрләренең тәүге укучысы, бәяләүчесе булдым. Үземә бик ошаганнарын матбугат битләренә тәгъдим иттем, радио-телевидение аша яңгыраттым.

Талантлы милләттәшем өчен куандым.

Чистай ягы кызы, Татар Сарсазы авылында яшәп иҗат итүче Миңзифа Әхмәтшина да шул талантлар сафында.

Аның шигырьләреннән халыкчанлык, татар рухы таша, күңелләрне били.

Бер еласам күзләремдә

Кабыныр сыман ялкын.

Еламасам күңелемдә,

Кара кыш сыман салкын...

Мондый шигъри юлларны укыгач күңелләр җиңеләеп калган сыман рәхәтләнеп китә, хәсрәт-кайгылардан арынып, тазарынып каласың. Дөнья мәдәниятендә үзенә нык урын яулаган шагыйрәләр Газизә Сәмитова, Анна Әхмәтова, Анхил, Марин, Саломея Нерис, Сильва Капитукян, Белла Әхмәдуллина, Саҗидә Сөләйманова, Надирәләр искә төшә. И, валлаһи бездә дә шагыйрәләр, күңелгә наз булып урнашучылар шактый бит, дип, куанасың.

Таңнан торып, чишмәләргә барсам,

Килеп чыгарсың күк шул ук юлдан...

Иртә-кичен сине генә уйлыйм,

Шашам инде ахры акылдан...

Интимлектән, гаҗизлектән чарасыз калган сөюнең ни икәнлеген белгән зур йөрәк кенә болай үзәк өзгеч итеп, бәгырьне телеп әйтә ала. Юк, бу гади вәхи генә түгел, гади югалту да түгел, гади генә сызлану да... Бу зур, чиксез өметен-мәхәббәтен югалтып шагыйрьгә әверелгән  җанның сыкрану авазы.

Калын дүрт дәфтәр – шундый гаҗәеп күңел гөлләре белән тулы бер гөлбакча. Шигырләрдә тулаем бер портрет күренеп тора – ул сабыр да, ялгыз да, сылу да татар кызы сүрәте.

Һәр кешенең тормышында,

Таяныр тирәк кирәк.

Өмет-терәгем булырсың,

Сине сайлады йөрәк...

Һәм ул татар егетенә - чын  егеткә ышана, аңа таянырга әзер. Әгәр шагыйрә үз исеменнән генә әйткән булса да бу шигъри фикерләр миллионлаган татар кызы, татар хатыны күңеленә мәлһәм булып ятыр иде. Чөнки шагыйрә аларның уй-фикерен шундый ачык, шундый төгәл итеп әйтеп бирә ки, хәтта укыгач тетрәнеп китәсең.

Күзем ачып иртән уянганда,

Әгәр булсаң минем яннарымда.

Татлы итеп үбәр идең мине,

Эреп китәр идем кочагыңда.

Искиткеч зур әхлакый проблемалар ята бу юлларда. Бүгенге көн сәрхүшлеге дә, татар иренең түбәнәюе, аның сөяргә сәләтсезләнә буруы да, тормышның авырлыгы да, милли, сәяси әхвәләтләр дә ята бу җөмләләрдә.

Шагыйрәнең иҗаты миңа олуг мәхәббәт дастаны, сөюгә сусаган җанның ачылып китүе, үзен зур мәхәббәткә лаек икәнлеген исбат итүе булып тоелды. Һәм бу китапны төзегәндә мин нәкъ шул фикри тулылыкны күздә тотып эшләдем дә инде.

Ихлас күңелдән ышанам ки,  бу китапның укучылары күп булыр. Киләчәктә  аны әле яңадан чыгарырга туры килер, чөнки “дастан” ясалма  түгел, ихлас күңелдән чыккан шигырьләрдән гыйбәрәт.

Шагыйрәнең уңышы булып туган бу мәхәббәт дастаны әдәбиятыбызның да уңышы булыр, дигән өмет баглыйм һәм Миңзифа сеңелкәшкә киләчәктә дә чиксез уңышлар телим.

Ян, Миңзифа, ян! Татар хатын-кызларына җылы җитми, наз җитми, татлы сүз җитми! Бу буталып беткән дөньяда татар ир-егетләре кыйблаларын югалтып баралар, татар кызыннан, татар ханымнарыннан бөркелеп торган илаһи нурны күрми башладылар сыман, башка ярларга барып төртеләләр, шунлыктан гомерләре буе иза чигәләр, дөнья тәмугында яналар.

Ян, Миңзифа, ян! Бәлки Синең якты шигъри нурланышың миллионлаган татар кешесенә юнәлеш бирер, ятим калган җаннар Синең шигырьләреңне укып бер-берсен табарлар, гаилә корып бәхетле булырлар.

Ян, Миңзифа, ян!

Шагыйрә, галимә, философия фәннәре

кандидаты Ләйсән КӘШФИ

 

Ихласлык - иҗат кыйбласы

Әлмәттә яшәп иҗат итүче каләм иясе Миңзифа Әхмәтшина исеме татар дөньясына  җырчы Хәния Фәрхи башкара торган “Бәхетем минем”, “Миңа син кирәк” исемле популяр җырлар аша таныш. Гомеренең күп өлешен авыл тормышына багышлаган, сәясәт, мәдәният өлкәсендә актив тормыш алып барган, төгәл генә әйткәндә, авылның, районның йөзек кашы булган Миңзифа Әхмәтшина шигырьләрне дә, көйне дә берьюлы чыгара, моңлы тавышы белән үзе җырлап та җибәрә. Ходай Тәгалә аңа язу теләген дә, җырчы сәләтен дә, рәсем ясаучы, бизәүче зәвыгын да биргән. Бүлмә бизәү, кием кисеп тегүгә генә дә ул әллә күпме иҗат көчен сала белә.  Бәлки шуңа да, Миңзифа Әхмәтшинаның иҗат ызаннары башкаларны кабатламый. Дөньяны нәкъ үзе генә күргәнчә, башкалар алынмаган темаларда чагылдырырга омтыла ул.

 Иҗатчы соңгы елларда хикәя жанрында актив эшли.  Авыл тормышы бөтен тулы канлылыгы белән килеп керә аның язмаларына. Авыл кешеләренең уй-хисләр дөньясы, психологиясе, фикер сөреше, әйләнә-тирәгә һәм бер-берсенә мөнәсәбәте  хикәяләргә ниндидер ихласлык, күңел садәлеге өсти.  Авторның табигатькә, тереклек дөньясына булган мәхәббәте, җылы мөнәсәбәте укучыда миһербанлылык хисе тәрбияләр кебек. Тормышта күпне күргән, күпне кичергән әбекәй, ак әби образы хикәядән хикәягә күчеп йөреп,   татар хатыннарына элек-электән хас булган  тирән акыллылык, сабырлык сыйфатларын символлаштыра.

 Миңзифа Әхмәтшина зур теләк белән, ашкынып, ялкынланып иҗат итә. Аның хикәяләре  авторның үзе кебек үк  кешеләргә уңай энергия, оптимизм тойгысы, кешелеклелек бөркеп тора. Без әле аңардан яңа-яңа әсәрләр көтеп калабыз. Иҗат юлларың озын, уңышлы булсын, Миңзифа ханым!

Язучы Альберт Хәсәнов

11.06.2014ел.

 

«Табылдык» лар юлда ятмый

Мондый чакларда урыс дускайларыбыз, зур горурлык белән, “в нашем полку прибыло!”, дип куялар. Үзебездә дә шул ук хәл. Әлмәт язучылары арасында бик яраткан һәм хөрмәт иткән поэтессабыз Минзифа ханым Әхмәтшинаның шушы көннәрдә генә балаларыбыз өчен “Табылдык” исемле яңа китабы чыкты.

Бишектә тирбәлгән чакта ук хөрмәтле президентыбыз Владимир Путиннан күп белүче бүгенге балаларыбызга китап язу, җиңел генә башкарыла торган шөгыльләрдән түгел. Үзем дә зә-мәз генә булса да балаларыбыз өчен язган автор буларак, бу шөгыльнең ни дәрәҗәдә кыен һәм җаваплы икәнен үз җилкәмдә татып беләм. Бу сүзләрем белән, балаларыбыз өчен шигырьләр язучы поэтессаларыбыз бармак белән генә санарлык икәненә тагын бер басым ясыйм.

“Табылдык” исемле җыентыкка авторның җиңел тел  белән укыла торган  бер хикәясе һәм егермеләп шигырьләре кергән. Җыентык калын түгел. Хикмәт тә шунда: гомерендә беренче тапкыр китап дигән могҗизаны кулга алып, тотып караучы җиде-сигез яшьлек сабыйга, К.маркс әфәнденең “Капитал”ы калынлык томнар тоттыру һич тә шарт түгел. Баланың тормышны кабул итә башлавына, аның психологик халәтенә якын әсәрләр язу кирәк. Шуны исәптә тотып, автор болай яза:

 

Килде чыкты бер болыт,

Каян килде күрмәдем.

Качып өлгералмадым,

Шыр су булды күлмәгем.

 

Яңгыр башымнан сөйде,

Иңнәремнән сыйпады.

Күлмәк  җиңемнән кереп

Тәннәремне сыйпады.

 

И, ашыгам, яңгырдан

Качу кирәк бит, беләм.

Өйгә кайтып кергәнче

Коры калды тик телем.

 

Балалар турында язган шигырьләребез менә шулай тапкырлык белән тәмамланырга тиештер. Балалар тапкырлыкны ярата.

Авторыбызның нәниләр психологиясе  белән бер позициядә торып, кулга-кул тотынышып язган “Әбиемә”, “Безнең песи”, “Күлмәк тектек чыршыга”, “Алия диләр мине”, “Ала карга да карак” шигырьләре дә күңелдә җылы хисләр уята.

Юеш борынлы, яфрак колаклы, юан тәпиле эт, маэмай балаларын кайсыбыз гына яратмый да, кочакка алып сөйми. Хөрмәтле авторыбызның  проза өлкәсендә дә үзен сынап караган 2010 елда Татарстан китап нәшриятендә нәшер ителгән “Сары яулык” китабы киң катлам укучыга ирешеп, яхшы гына отклик алган иде инде. “Табылдык” та исеме җисеменә туры килешле шул атамадагы хикәя белән ачыла. Әсәр балаларга аңлаешлы тел белән, җиңел кулдан язылган. Һәрхәлдә “Табылдык” авторыбызның үзе өчен генәсөенеч түгел, ул балаларыбызга да зур бүләк һәм куаныч. Үз чиратымда Минзифа ханымга, иҗатында, моңа кадәр алынмаган яңа үрләр алуын телим.

Чистай районы Яуширмә урта гомуми белем

мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Дәүләтшина Зәлинә

(Җитәкче - татар теле һәм әдәбият укытучысы 

Фәсхетдинова Лилия Марсель  кызы)

 

Миңзифа Әхмәтшинаның “ Мәхәббәт дастаны” китабына бәяләмә.

 

Минем кулымда- Миңзифа Әхмәтшинаның “ Мәхәббәт дастаны” китабы. Мин бу китапка бәя биреп утәсем килә. Әлеге китап 2000 нче елда нәшер ителгән. Җыентыкта Миңзифа Әхмәтшинаның 88 шигыре, 9 җыры тупланган. Аның шигырьләреннән халыкчанлык, татар рухы аша, күңелләрне били.

Ихлас күңелдән язылган шигырьләре мәхәббәт, туган җ ир, тормыш, табигать темаларына карата язылган. Шагыйрьләрнең иҗаты миңа олуг мәхәббәткә лаек икәнлеген исбат итүе булып тоелды.

Мәхәббәткә багышлап язылган шигырьләре  дастан булып тора.  Миңзифа Әхмәтшинаның уңышы булып торган бу мәхәббәт дастаны әдәбиятыбызның уңышы булыр дигән өмет баглыйсы килә.

Киләчәктә аңа иҗади унышлар, яна ачышлар, яңа шигъри тәлгәшләр телим, иҗат чишмәгез саекмасын, яңа шигырьләрегез белән укучыларны сөендерегез.

Бу китапны башка укучыларга укырга киңәш итәм.           

bottom of page