top of page

 

Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге

 

... Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.  Г.Тукай.

Кара алтын башкаласы Әлмәт шәһәренең батыр улларын, гүзәл кызларын,  табигатен,  халкының тормышын, көн- күрешен шигырь юлларында данлаган шагыйрьләребез, әдәбият тарихына керткән язучыларыбыз бар. Әлмәт Язучылар ошмасының рәсми туган көне –1963 елның 23 марты.  Бүгенгесе көндә, Әлмәт язучылар оешмасын Рәфкать Шириаздан улы Шаһиев җитәкли.

 

Язучылар оешмасы –данлы үткәне, матур бүгенгесе, өметле киләчәге булган зур бер коллектив:

Нур Әхмәдив – Әлмәт;

Мөҗәһит Әхмәтҗанов – Мөслим;

Миңзифа Әхмәтшина (Зифа Әхмәт)- Әлмәт;

Клара Булатова – Әлмәт;

Рәмзия Гәбделхакова – Лениногорск;

Марсель Гарипов - Азнакай;

Дамир Гарифуллин – Сарман;

Зөфәр Дәүләтов – Әлмәт;

Илүсә Нәбиуллина - Әлмәт;

Фоат Садриев – Мөслим;

Әсгать Салахов – Әлмәт;

Габделәхәт Хабибуллин (Әхәт Хәбибуллин)– Әлмәт;

Әхмәтҗан Хәмәдишиш (Әхмәт Дусайлы) – Мөслим);

Альберт Хәсәнов  - Әлмәт;

Таһир Шәмсуаров – Лениногорск;

Роза Хәбибуллина - Мөслим;

Зинаида Захарова – Әлмәт;

Нәфисә Сабирҗанова  - Әлмәт;

Людмила Аланлы - Әлмәт;

Резедә Шәрипова – Азнакай;

Фәйрүзә Исмәгилова – Азнакай;

Илдус Гыйләҗев – Азнакай.

 

Әлмәт язучылар оешмасында җаваплы сәркатип бүлып түбәндәге язучылар эшләде:

Гариф Ахунов – 1963-1965

Әдип Маликов – 1965-1967

Гариф Ахунов - 1967-1968

Равил Фәйзуллин – 1968-1972

Әдип Маликов – 1972-1982

Әхәт Гаффар – 1982- 1987

Нур Әхмәди – 1987-1993

Разим Вәлиуллин – 1993-2003

Зөфәр Дәүләтов – 2003-2006

Данил Сәлихов – 2006-2010;

Илүсә Нәбиуллина - 2010-2012.

 

Язучы, драматург Фоат Садриев 2010 елда, шагыйрә Клара Булатова 2015 елда  Татарстан Республикасының иң зур бүләге – Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдылар.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов - Абдулла Алиш, Альберт Хәсәнов, Нур Әхмәдиев, Илүсә Нәбиуллина, Әхәт Хәбибуллин , Әхмәт Дусайлы, Таһир Шәмсуаров, Резедә Шәрипова, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Миңзифа Әхмәтшина Саҗидә Сөләйманова премиясе белән бүләкләнделәр.

Әлмәт язучылар оешмасы эшчәнлеге турында

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге  әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы узды 

bottom of page