top of page

Язмалары

Сокланып, гаҗәпләнеп кайттык

 

   Алтын Урда дәүләтенең, татар империясенең башкаласы булган Болгар шәһәрендә 14 июньдә Шәһри Болгар җыены узды. Атналап искән Себер җилләрен чын мәгънәсендә җылы Саба җилләре алыштырган көн иде ул. Кояш та, изге сәфәребезгә юлдаш булып,  иртәдән кичкә кадәр озата йөрде. Болгарга дин әһелләре, дәүләт җитәкчеләре, ата-бабасы мирасын онытмаган, милләтем дип яшәгән татар халкы җыелган иде.

   Бүген дә уй-кичерешләрне барлап, шул исәптән тарихи объектлар фонында төшкән бихисап күп фотоларны карап, әледән-әле хәтер яңартып утырам. Аеруча Хан сарае, Ак пулат һәм Җәмигъ мәчете ошады. Әле берничә ел элек барганда анда хәрәбәләр генә иде. Бүгенге Болгарны тану мөмкин түгел. Тарихи объектларны искиткеч югары дәрәҗәдә төзегәннәр.

   Болгар хәрабәләрен өйрәнүгә үзенең гомерен багышлаган Мәскәү профессоры А.П. Смирнов шәһре Болгарны Көнчыгыш Европаның иң матур һәм цивилизацияле шәһәрләреннән берсе буларак тасвирлый. «Аның үзәк мәхәлләсендә җәмәгать биналары, шул исәптән хан сарае һәм аңа якын гына җәмигъ мәчете урнашкан… Мәчет янындагы мәйданга таш түшәлгән. Монда тагын байларның ике мавзолее бар… Үзәктәге йортлар кирпечтән салынган. Җучи Олысы чорында зур биналарга, шул исәптән җәмәгать йортларына да, җылылык идән астыннан йөргән чүлмәк торбалар челтәре аша бирелгән.  Болгарлардагы инженерлык сәнгатенең үсешенә монгол яуларына кадәр үк төзелгән чүлмәк торбалардан торган суүткәргеч челтәре дәлил була ала. XIII–XIV гасырларда ул тагын да нык тармаклана һәм камилләшә. Шәһәр мәйданнарында фонтаннар бәреп торган, ясалма күлләр булган. Шулай итеп, шәһәр төзеклеге, чисталыгы, андагы җәмәгать биналарының матурлыгы белән ул чордагы Европаның күпчелек шәһәрләреннән узып киткән».

   Кыскасы, Бүген шәһре Болгар зур янарыш кичерә. Халкыбыз рухи кытлык кичергән вакытта яңадан ул безнең ныклы рухи терәгебезгә әверелә бара. Ә Ак мәчетне, аның данлыклы мана­ра­ла­рын Мәдинәдәге Пәйгамбәр мәчете­не­ке­нә охшатып ясаганнар. Хәер, бары­сын да сөйләп бетерү мөмкин түгел.  “Бар җирдә таш хәрабәләр. Нәрсәсе кызык булсын инде аның”, диючеләр дә очрый. Бүгенге Болгарны барып күрергә кирәк.

   Шәһри Болгар — татар милләте өчен һәрдаим дини һәм милли кыйбла урыны булган. Ул татарның шанлы Алтын Урдасын, алтын бишегенең тарихи эзен саклый. Алтын Урданың Болгар шәһәрендә сакланган биналары татарның дәүләтле, кабатланмас мәдәниятлы булуын аңлата. Болгар шәһәре — Алтын Урданың беренче башкаласы. Биредә татарлар ислам динен кабул иткән. Дөрес, бу турыда бәхәсләр аз түгел. Болгар җыены да болгарчылыкны күтәрер өчен түгел, татарны дини-милли яктан тазарту өчен оештырыла.

   Әлмәт муниципаль район җитәкчелеге һәм Бөтендөнья Татар Конгрессының Әлмәттәге бүлекчәе җитәкчесе И.Р.Салахов тырышлыгы белән оештырылган “Шәһри Болгар” сәяхәтен бик шатланып кабул иттек. Аларга чиксез рәхмәтләр әйтеп, хезмәтләрендә зур уңышлар, иң зур байлык сәләмәтлек, иң зур бәхет тигезлек телибез.

 2015 ел, 14 июнь

 

Күңелләр изгелеккә омтыла

   Алтын сары яфракларның сагышлы кыштырдауларына өйрәнеп беттек, дигәндә, нихәять кыш килде, җанга, тәнгә рәхәт аклык иңде. И, бу Табигать-Ананың юмартлыгы, зирәклеге. Бар дөньяны акка төреп, катырмый-туңдырмый гына, буранламый - котырмый гына, иләктән җилпә очырган кебек кенә итеп,  карын яудыра. Бөтенләй үк эреп китмәсеннәр, кыш икәнен дә белсеннәр, дип, салкынын да оныттырмый. Бар җиһан ак. Күңелләр үзеннән үзе ниндидер изгелеккә омтыла, яхшылык эшләргә өнди.

   Өлкәннәр көне, Әниләр көне бәйрәмнәре үтеп китте. Шул чаралар уңаеннан без, Әлмәт язучылар оешмасы каршында эшләп килүче «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе әгъзалары Мәүлет Борханов, Зинаида Захарова, Людмила Янеева   Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Әлмәт шәһәрендәге оешмасына очрашуга бардык. Берничә китап авторы, тәрҗемәче Мәүлет Борханов үзенең татар һәм рус телендә иҗат иткән шигырьләрен укыды, үзе турында, иҗаты турында сөйләде. Гомерен балаларга багышлаган, укытучы Зинаида Захарова үзенең яңа гына табадан төшкән «Тылсымлы сарай» китабыннан табышмаклар, «Сине генә сөям» китабыннан әниләргә багышлап язылган шигырьләрен укып күздән яшьләр китерде. Ә Людмила Янееваның үзе язган шигырьләрен, җырларын тыңлады очрашуга килүчеләр. Кат-кат сорап җырлаттылар аны. Язучылар китапханәгә үзләренең китапларын да  бүләк иттеләр. Кыскасы, кечкенә генә китапханә эчендә зур бәйрәм үтте.

   Сукырлар җәмгыятенең урындагы оешмасы рәисе Иван Васильевич Архипов, сукырлар өчен махсус Республика китапханәләренең Әлмәт филиалы китапхәнә мөдире Нелли Аркадьевна Курбангалеева  язучыларга да, очрашуда катнашучыларга да олы рәхмәтләрен әйттеләр, тагын килүләрен сорап калдылар. Очрашу соңыннан төшкән истәлек фотосын сезнең игътибарга да тәгъдим итәбез.

2012ел

Җәлилдә картлар йорты бар

 

   Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары Яңа ел алды көннәрендә тагын бер изгелек эшләделәр. Инде традициягә әйләнеп киткән чираттагы очрашу булды ул. Җәлил поселогында урнашкан Картлар йортында хәйрия концерты куеп кайттылар алар. Ноябрь аенда институтта “Вещам вторую жизнь” (“Киемнәргә икенче тормыш”) акциясе үткәреп бик күп кенә кием кирәк-яраклары җыйган иде алар. Шул кием-салымны, тагын тәмле-татлы һәм кечкенә генә Яңа ел бүләкләре дә салынган пакетларны һәммәсенә бүләк иттеләр студентлар. Игътибар белән талантлы студентларыбыз  күрсәткән концертны да карап, бүләкләр дә алып, бик канәгать булдылар бу очрашудан. Көчле кул чабулары, рәхмәт чыгышлары белән озатып калды алар студентларны.

2013ел

 

Минем әти – чын әти!

 

   Яңа ел якынлашкан сихри коннәрнең берсендә без янә Нәдер авылына очрашуга кайттык. Янә диюем, нинди чара булса да чакыралар, җае чыкканда кайтырга тырышабыз Бу юлы авыл китапхәнәсендә гадәти булмаган искиткеч гыйбрәтле кичә булып узды. “Минем әти – чын әти!” Әлбәттә бу сүзләрне укыган бик күпләр юри әти дә буламы икән, дип, тиз генә укый да башлаячак бу язманы. Яшерен - батырын түгел, “авыл - уч төбе”! Бар шул, бигрәк тә күбәеп китте шул хәзер “юри әтиләр”. Күз алдыбызда типсә тимер өзәрлек ир-атларыбыз, хәмер төпкенлегенә бата баралар. Гаиләдә ызгыш-талаш, аерылу. Әтиле булып та әтисез үскән, “каты кул”ның нәрсә икәнен белмәгән  ир-егетләребезнең, хәтта кызларыбызның да хәле мактанырлык түгел шул.

   Авыл китапхәнәсе  мәктәп белән берлектә  узган елның феврал аенда укучылар арасында  “Минем әти – чын әти, иң әйбәт әти!” дигән темага язылган иншага конкурс иглан итә. Декабр аена кадәр байтак инша җыелып тикшерелә. Менә шуннан соң эш башланып китә дә инде. Язылган иншалар буенча өйләргә барып, ата-аналар белән киңәшеп, балалар белән күрешеп кичәнең планын төзи оештыручылар. Һәм нигездә бүгенге көн таләпләренә тап-тач килерлек менә дигән кичә килеп чыкты. Ата-анага тирән ихтирамны да,  балаларга булган көчле яратуны да, ике арада булган йомшак мөгамәләне дә күреп чын күңелдән сөенеп утырдык без бу кичәдә.

   “...бигрәк тә, үскәч кем булырмын икән, дип уйланам. Мин авыл малае. Әнием - укытучы, әтием - зоотехник. Бабам белән әбием дә терлекче булганнар, гомер буе мал асраганнар. Бүген дә безнең ишек алдында сыер, бозау, тавык, күркә тавышлары тынып тормый... Ә инде бозаулар иреккә чыкса! Дөняларын онытып, борыннарын киңәйтеп, туйганчы чабалар. Әйдә син дә ияр безгә дигән сыман, башларын чайкыйлар. Яннарны килсәң, яратырга кушып, муеннарын сузалар. Аларны ашатуы, каравы, күзәтүе үзе бер рәхәт, кызык һәм мавыктыргыч. Менә шуңа күрә дә, үскәч, кошларны һәм җәнлекләрне өйрәнүче белгеч булачакмын мин.”

Нәдер авылы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Ислам Миннебаев язган бу иншаны  Венера Ибраһим кызы Шакирова “Рәхмәт сиңа, Әлифбам!” исемле китабына да керткән. Күрегез әле, никадәр соклану, никадәр тормышны ярату бит бу сүзләрдә. Әнә ничек итеп киләчәккә олы хыяллар белән дә яна әле ул бала. Булыр да, хәзер үк аның әллә ничә медале бар инде спортсмен егетнең. Әйе, авыл малае гына, тәрбияле, тәртипле, чын әтиле, чын әниле,  чын гаиләле булган бала гына яза ала бу юлларны. Өендә тәрбия күрмәгән, мәктәптән кайткач, аны-моны кабып “урам буе” на киләп сарып йөрергә чыгып киткән бала яза алмый бу юлларны.

   Нәдер авылы андый егетләре белән горурлана ала. Әнә бит Алмаз Хафизов барлык йорт эшләрендә булышам, мунча ягам, ди.  Хәзер үк үзен чын хуҗа итеп тоя белү дә, чын әтиле йортта үскән балада гына була ала әлбәттә. Әйтсә - эшли, тотса - өзә! Әнә шундый ул авыл малайлары.

   Чынында Нәдер авылы кешеләренең эшчән булуларын, яшәешне, тормышны яратуларын авыл борынча тезелеп киткән төзек өйләр, матур каралты-кураларын күреп тә белеп була. Нәдерлеләр бәхетле инде. Аларның барлык чараларына ям өстәп, татар әдәбиятын саллы өлеше белән яктыртып торучы үз йолдызлары Клара апалары бар.

2012ел.

 

bottom of page