top of page

 “Кызыл каурыйлар” кызыгырлык яши

 

 

 

   Төбәгебез  шагыйрәсе  Саҗидә Сөләйманова  оештырган,  үзе  вафатыннан соң аның истәлегенә  «Кызыл каурыйлар» дип исемләнгән әдәби-иҗат берләшмәсе үзенең  эшен  дәвам  итә. 1963 елдан шәһәр белән  яшьтәш түгәрәккә йөреп  бик  күпләр инде танылган язучылар, шагыйрьләр булып җитешкән. Алар арасында төрле яшьтәге төрле хезмәт вәкилләре: нефтьче-ветераннарыбыз, укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният һәм башка  хезмәт ияләре бар. Берләшмәне төрле елларда Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова, Әхтәм Фәтхетдинов,  Ләйсән Кәшфиева җитәкләгән.

   Бүген берләшмәгә утызга якын кеше йөри. Аларның күбесе үзләренең кайгы-шатлыкларын, тормыш тәҗрибәләрен, уй-фикерләрен, бу тормышта үзләре ачкан күп нәрсәне күңел дәфтәренә туплый барган, халыкка чыгарырга да өлгергән. Ике-өч атнага бер җыелып шигырь уку мәҗлесләре үткәрү, әдәби камиллек мәсьәләләре турында сөйләшү, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә укучы яшьләр белән әдәби очрашуларда даими катнашу – болар барысы да төбәктәге әдәби хәрәкәтне җанландыруда,  яшьләрне иҗатка җәлеп итүдә олы бер адым булып тора. Әсәрләрне кычкырып уку, төзәтмәләр кертү иҗатка да, күңелгә дә яңа омтылышлар өсти.

   Күңелеңә сандугач ояласа хисләр ташып түгелә башлый икән!”, - диләр алар. Ничек язмый түзеп була? Беркемгә дә, син язма, дип әйтеп булмый, моны хәтта иҗат уты белән яна башлаган кеше үз-үзенә дә әйтә алмый. Тик менә матбугатка, киң катлам укучыга чыкканчы язганың мең кат иләктән чыгарга тиеш. Анысы хак! Әдәби түгәрәкнең бурычы әнә шуннан гыйбәрәт тә инде: шигъри җанлы кешеләрне туплау, аларга мөмкин кадәр ярдәм итү.

  Төрле елларда «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең “Рухият” рухи яңарыш Фонды нәшрияты тарафыннан каурыйчыларның уннан артык китабы нәшер ителде. Бу изге хәйрия эше дә “Кызыл каурыйлар” әгъзаларының төбәктәге иҗади хәрәкәттә үз урыннары барлыгын күрсәтә. Моннан тыш иҗатчыларның үз көчләре белән төрле нәшриятларда чыккан басмалары да санап бетергесез. Һәркайсының үз фикере, үз шигъри кыйбласы бар.

  Нефть төбәгенең бүгенге каләм тибрәтүче җәүһәрләре шәһәр күләмендә узган һәр чарада актив катнашалар. Иҗат өлкәсендәге уңышлары өчен унбишләп берләшмә әгъзасы Әлмәт төбәгендә мәртәбәле Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләккә лаек булды.

  Шагыйрәбезгә хөрмәтебез чиксез,  исемен мәңгеләштерүдә адымыбыз туры. Без “Кызыл каурыйлар”ның девизы бер: Саҗидә апа ядкәрен саклыйк! Тыйнак һәм гүзәл эшләребез китап укучыны битараф калдырмас дигән теләктә калабыз.  

Минзифа Әхмәтшина, “Кызыл каурыйлар”

әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе.

bottom of page