top of page

Миңзифа Әхмәтшина иҗаты

Миңзифа Хәйретдин кызы Әхмәтшинаның беренче шигырьләре, авыл вакыйгаларын чагылдырган язмалары район газетасы («Ленин юлы») «Чистай хәбәрләре»ндә  дөнья күрә. 

          Балачактан җыр-моңга гашыйк кыз, укыганда ук инде сәхнә «остасы» була. Соңрак район һәм Республика сәхнәләрендә чыгышлар ясый. 1973 нче елда шундый чыгышларның берсендә, талантын күреп: күренекле театр белгече Ширияздан ага Сарымсаков үзе Казанга чакырса да, әти-әнисе ризалыгы булмагач, бармый кала.

          Авыл мәдәният йортында үзешчән сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Шул вакытта район китапхәнәсе каршында оештырылган «Энҗеләр» әдәби түгәрәген җитәкли, каләм тибрәтүче яшь талантларны барлауда башлап йөри.

          1998 нче елда Татарстан Язучылар берлегенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе язучы Әхмәт Гадел аның шигырьләренә бәя биреп  бер җыентык чыгарырга тәгъдим итә. 2001 елда беренче «Мәхәббәт дастаны» дигән шигырьләр, ноталары белән җырлар китабы дөнья күрә. Тукай клубында (Казан, 26 ноябрь) китапны тәгъдир итү кичәсе үтә.

          Шигырьләре Республикабызның «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Ватандашлар» (Мәскәү), «Заман сулышы» (Лениногорск) газеталарында,  "Мәйдан", " Идел" журналларында  басыла.

         Районда чыга торган «Әлмәт таңнары» газетасында әледән-әле басылып килгән язмалары, шигырьләре аша бу төбәк халкына күптән таныш. 2004 елда «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте каршындагы оешкан «Рухият» фонды нәшриятында  «Күңелем канаты» дигән икенче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Шулай ук "Мәхәббәт дастаны", "Сары яулык", "Хыялыма кайтам", "Табылдык" китапларын да укучылар бик яратып укыйлар. 

 

          Бүгенге көндә Миңзифа Әхмәтшина Әлмәт дәуләт нефть институтында студентларның ял һәм сәләмәтләндерү үзәгендә (ДОЦ) эшли. Шигырьләр, аларга үзе көйләр дә яза. Җырларын Искәндәр Биктаһиров, Лидия Әхмәтова, Сәгыйть Гыйбашев, Руслан Кирамутдинов җырлый. Хәния Фәрхи башкаруында «Бәхетем минем»,  «Миңа син кирәк» дигән җырлары белән яхшы таныш бу ханым  илһамланып иҗатын дәвам итә.

bottom of page