top of page

                 Яңалыклар

 

 

 

 

 

Әлмәттә 70 һөнәргә ия шагыйрә яши

05.06.2015

 

Минзифа Әхмәтшина диюгә күпләрнең күзалдына “Сары яулык”, “Күңелем канаты” дигән җыентыклар килеп басар, мөгаен. Ә Хәния Фәрхинең “Бәхетем син” дигән популяр җырының авторы ул икәнен бәлә идегезме?

 

Безнең вакыт

12.06.2015

 

«Альметьевск-Пятница!» телеканалы тамашачыларга татар телендә өр яңа тапшыру тәкъдим итә. Бу тапшыруда Әлмәт районының һәм шәһәренең кайнар вакыйгаларын, туган ягыбызның данлыклы һәм сәләтле кешеләрен, халык яшәешен, мәдәният тормышын һәм дә башка кызыксындыргыч яңалыкларны күрергә мөмкин.

 

 

 

28 татар язучысы әсәрләре төрек телендә дөнья күрде

06.09.2015

 

Казанда татар язучылары әсәрләре төрек телендә басылган “Алтын синҗап” (“Алтын тиен”) китабы тәкъдим ителде.

Татарстан язучылар берлегендә 10 апрельдә тәкъдим ителгән әлеге китапка 28 татар авторының балалар өчен язылган әсәрләре кертелгән. Алар Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче Фатих Кутлу тарафыннан тәрҗемә ителеп узган елның декабрь аенда Төркиядә бастырылган.

 

"Белем җәүһәрләре" бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде

16.10.2015

 

Башкалабыз Казан шәһәренең Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Белем җәүһәрләре” VI Дөньякүләм бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бөтендөнья пәрәвезендәге татарча проектларны барлап килә торган Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татнетны үстерү фонды тарафыннан 2010 нчы елдан оештырылучы Халыкара “Белем җәүһәрләре” бәйгесе быел да бу өлкәдә яхшы нәтиҗә күрсәткәннәрне барлады. Әлеге бәйгенең максаты – татар интернетында яхшы сайтлар булдыру, аларның авторларын таныту, татар интернетын ныгыту. Быелгы бу бәйге Татарстанның 19 районы һәм шәһәрен, Башкортстан, Самара, Оренбург өлкәләрен колачлады. 
Конкурста финалга чыккан укытучылар, тәрбиячеләр, укучылар исемлегендә Әлмәт шәһәре 37 нче “Әкият” компенсация төрендәге балалар бакчасы тәрбиячесе Вәлиева Миләүшә Мәзхәт кызы да бар иде. Ул “Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясендә "Туган телем-татар теле"интернет-пректы белән уңышлы катнашып “Дипломант” исеме алды.

 

Чистай районында иҗат кичәләре. 

30.10.2015

Бу көннәрдә район авылларында Үзәк китапханә белән берлектә Язучылар оешмасы әъзәсе Миңзифа Әхмәтшина белән очрашулар үткәрелә. 

Күңел канатының талпынган чагы

24.11.2015

Чистай шәһәренең "Восток"мәдәни ял итү үзәгендә шагыйрә һәм прозаик Миңзифа Әхмәтшинаның 60 еллык гомер бәйрәмен билгеләп уздылар.

Әлмәттә шигырь бәйгесе

04.12.2015

Авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә белем алучы укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләре белән бәйгедә катнаштылар.

"Рухият" тәкъдим итә

09.12.2015

Рухи яңарыш фондында басылып чыккан китапларны тәкъдим итү кичәсе.

("Город день за  днем" (16.12.2015)

Әдәбият елы ябылу уңаеннан 

21.12.2015

Әлмәт шәһәренең Саҗидә Сөләйманова урамында урнашкан Үзәк китапханәсендә Әдәбият елы ябылу уңаеннан "Укырга вакыт!"акциясе үткәрелде.

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидат белән очрашу

17.03.2016

Әлмәт шәһәренең 2нче номерлы китапханәсендә Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидат тарихчы, галим, җәмәгать эшлеклесе Ф.Бәйрәмова белән очрашу булды. Язучылар, мед.училищ укучылары, журналистлар катнашты.

Литературный Альметьевск 

27.10.2016

В рамках проекта «Литературный Альметьевск» в средней общеобразовательной школе №10 была организована учительницей русского языка и литературы Ахметзяновой Лилией Муратовной встреча школьников с членом Союза писателей РТ, лауреатом премии им. Тухватуллина поэтессой Ахметшиной Минзифой Хайрутдиновной.Встреча проходила в литературной гостиной. Любители поэзии читали стихи, слушали новые произведения, делились впечатлениями. Поэтесса Ахметшина М. Х подарила школьной библиотеке сборники своих произведений и пожелала ребятам успехов в учебе.

 

Туган якның шигъри җилләре 

09.11.2016

Әлмәт шәһәренең 53 нче "Светофорик" балалар бакчасында шушы исем астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Төбәгебез шагыйрәсе М.Әхмәтшина катнашкан бу кичәне, татар теле тәрбиячесе Мирсаяпова Гөлнара Хөсәен кызы һәм татар төркеме тәрбиячесе Галимзянова Альбина Саҗит кызы үткәрде. Кичә балалар күңелендә тирән эз калдырды.  

bottom of page