top of page

Шигырьләре

Миңзифа Әхмәтшина Чистай районы Татар Сарсазы авылы кызы. Хикәяләр, шигырьдзр, аларга көйләр дә яза. Ул Үзешчән Композиторлар, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яши. Балалар өчен язган шигырь иленә бергәләп сәяхәт итик. 

Туган телем — татар  теле

 

Туган телем — татар теле,

Торган җирем — Болгар  иле.

Мең яшәгән тарихы бар,

Юк ителмәс чорлар җиле.

 

Иң саф телем, иң бай телем,

Сабый чактан кадрен беләм.

Туган телем—иң бөек тел,

Яратам бар җаным белән.

 

Исән-имин туган илдә

Сөйләшәмен туган телдә,

Туган телем бәхет булгач,

Оҗмах минем торган җир дә!

Салкын, син  кайда?

 

Урамда бик салкын, диләр,

Салкын нәрсә икән ул?

Күрәме соң аны күзләр?

Ачымы, тәмлеме ул?

 

Туным кидем, авызым яптым,

Чыгып киттем урамга.

Салкынны көтә-көтә,

Туңып беттем буранда.

Апрель

 

Апрель, апрель, алсу бер таңында

Бөек Тукай туган дөньяга.

Аның әкиятен тыңлап үстек

Гыйбрәт алдык, җитәр елларга.

 

Исеме аның йөрәк түрләренә

Җуелмаска куйган уелып.

Һәр ел саен туган көне белән

Тәбриклибез аны җыелып. 

 

Нинди көн ул, онытылмый

Һаман халык телендә.

Кайда татар халкы яши,

Шунда бәйрәм ителә.

 

Ул туган көне Тукайның

Онытылмый гомергә.

Әллүкиләр, Тәфтиләүләр

Чыкмас безнең күңелдән.

Мин Азалия инде

 

Мин үзем – Азалиямен,

Гөлчәчәк диләр мине,

Әтием дә, әнием дә,

И, чәчкәм, диләр мине.

 

Әбием дә, чәчәгем, дип,

Иркәли, сөя мине.

Беркая юк мондый кыз, дип,

Күкләргә чөя мине.

Алия диләр мине

 

Әтием дә, әнием дә.

“Ай, кызым, диләр миңа.

“Алсу йөзле, айдай кашлы,

Йолдызым!”, – диләр миңа.

 

Дәү әни дә, дәү әти дә,

“Аллаһ биргән!”, – дип сөя.

Якын әби белән бабай,

“Алма-җимешем!”, – дия.

 

“Ай, бигрәк матур кыз!”, – диләр,

Үткән-барган бар кеше.

Нигә соң белми беркем дә -

Алия минем исем.

Абыем бар минем

 

Минем Тимур абыемны

Юктыр бит күргәнегез?

Спорт мастеры ул безнең,

Аңардан өйрәнегез.

 

Тимераякларын кия,

Кайтып та керми кышын.

Ул капкачы – хоккей уйный,

Таң кала бөтен кеше.

 

Җәен футбол, волейболда

Туп куып үтә киче.

Аннан тренажерный залда -

Каян җитәдер көче?

 

Сигезенче сыйныфны ул

Гел бишлегә бетерә.

Әниемә дә булыша -

Чишмәдән су китерә.

 

Маллар карый, йортны җыя,

Абыемның күп эше.

Сорамагыз, армый ул,

Чөнки ул егет кеше!

Бик уйлап тормам әле

 

Сеңелем Азалияне

Алдылар микән кайдан?

Гади кыз түгелдер ул,

Йә, алганнардыр айдан.

 

Гел күтәреп йөриләр,

Әле еламаса да.

Имезлек каптыралар,

Үзе сорамаса да.

 

Җил дә исмәсен аңа,

Җен дә тимәсен аңа.

Миннән калган ярамый,

Өр –яңа күлмәк аңа.

 

Ашатам, ди дә әни

Бүлмәгә кереп китә,

Аның янына ятып…

Үзе дә йоклап китә.

 

Мин барлыкны бөтенләй

Белмиләр, күрмиләр дә.

Бик озак уйлап тормам -

Китәрмен әбиләргә!

Иснәп кара, ди Газиз

 

“Киреешки” сатып ала

Газиз көн дә кибеттән.

Ул зыянлы, дим мин аңа,

Тыңламый – киребеткән.

 

Кыштыр-кыштыр киреешка,

Ашый Газиз һәр көнне.

Кызыктырып кына ашый,

Сыйламый ул беркемне.

 

-Тәмлеме? – диеп сорасаң,

- Мә, иснәп кара! – ди ул.

Иснәп аның тәмлелеген

Белеп буламыни ул?

 

Әни әйтә: “Дустың белән

Уртак булсын бар нәрсәң!”

Бу алмамны урталайга

Бүләм, Газизне күрсәм!

Безнең песи

 

Аягында кара читек

Һәм кап-кара мыегы.

Үзе урау, үзе озын -

Елан кебек койрыгы.

 

Әнкәй ит турый башласа,

Елтырый ике күзе.

Мияу-мияу, дип ит сорый,

Бигрәк хәйләкәр үзе.

 

Түзә алмый куш аягын

Өстәлгә сузып куя.

Каян белә икән шулай -

Ит тураганны тоя.

 

Кем, дисезме? Бу бит безнең

Песи – Мыраубикәбез.

Барыбызга – назлыбикә,

Барыбызга иркәбез.

Кояшкай

 

Бакчабызда бик күңелле,

Кояш балкый безнең йөздә.

Шатланышып киләбез без,

“Кояшкай”да рәхәт безгә.

 

Тәрбияче апаларның

Кояш кунган йөзләренә.

Алар безгә әни кебек,

Утырабыз тезләренә.

 

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,

Спортта да сынатмыйбыз.

“Кояшкай”да рәхәт безгә,

Без беркайчан тик ятмыйбыз.

 

Әнә шундый бик күңелле

Бакчабыз бар, белегез сез.

Аны күрәсегез килсә

Бер кунакка килегез сез!

 

 

 

Җиңү көне.

 

И, ветеран, сөртче күз яшьләрең,

Син тормышны шулай яраттың.

Гаиләң өчен, килер буын өчен,

 Ватан-ана өчен җан аттың.

(Клара Булатова)

 

Бер кайтырмын, диеп киттеләр дә,

Өзелде шул кайтыр юллары...

Ничәнче ел көтә газиз илем,

Кайтыр, диеп, кызын, улларын.

 

Киткәннәр дә, көткәннәр дә елап,

Сабыр итә-итә  түзелгән.

Рәсәйнең соң кайсы гаиләсе юк,

Сугыш хәсрәтеннән өзелгән?

 

Кеше генәме  со, җир елады,

Куеныннан каннар акты бит.

Хәсрәт пәрдәләре һич ачылмас

Булып тәрәзәләрне япты бит.

 

Олы бәйрәм бүген—Җиңү көне,

Без җырлыйбыз шуңа мәдхия...

Киттегез дә кайта алмадыгыз...

Безнең буын Сезгә баш ия!

bottom of page