top of page

Тормыш юлы

Миңзифа Хәйретдин кызы Әхмәтшина 1955 нче елның 10 июнендә Чистай районы Татар Сарсазы авылында, эшче гаиләсендә туа. Авыл башлангыч мәктәбендә дүрт сыйныф укыгач,  Иске Роман  сигезьеллык, аннан Каргалы урта мәктәпләрендә белем ала. Хезмәт юлын Чистай сәгать заводында башлый. Уңышлары өчен «Коммунистик хезмәт алдынгысы» дигән исемгә лаек була. Читтән торып  Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының Әлмәттәге филиалын, аннан Алабуга культура-агарту училещесын  тәмамлый. Авыл хуҗалыгында эшли, 1985-1990 елларда XI чакырылыш Татарстан Югары Советында депутатлыкка сайлана.  Яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен 1989 елда ВДНХның Мактау кәгазенә лаек була.

Ай саен чыга торган совхоз стена газетасының редакторы да, язучысы да, үзе үк рәссамы да була. Беренче шигырьләре, авыл вакыйгаларын чагылдырган язмалары районда чыга торган «Ленин юлы», (хәзер «Чистай хәбәрләре»)  газетасында дөнья күрә. 1997 нче елдан авыл мәдәният йортында үзешчән сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Шул вакытта район китапхәнәсе каршында оештырылган «Энжеләр» әдәби түгәрәгенең актив әгъзасы булып, каләм тибрәтүче яшь талантларны барлауда башлап йөри.

Үзенең шигырьләренә көйләр дә яза шагыйрә. 2000 елдан ул Үзешчән Композиторлар Берлеге әгъзасы. Искәндәр Биктаһиров, Сәгыйть Гыйбашевлар җырларын халыкка ирештерделәр инде. Хәния Фәрхи башкаруында бик популяр янгыраган “Бэхетем минем” жырының көе дә, сүзләре дә М.Әхмәтшинаныкы.

2000 елда Татарстан Язучылар берлегенең яшьләр иҗаты белән эшләү бүлеге җитәкчесе, язучы Әхмәт Гадел аның шигырьләренә югары бәя биреп  бер җыентык чыгарырга тәгъдим итә. 2001 елда беренче «Мәхәббәт дастаны» дигән шигырьләр, ноталары белән җырлар китабы дөнья күрә. Тукай клубында (Казан, 26.11.2001ел) китапны тәгъдир итү кичәсе үтә.

Шигырьләре Республикабызның «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга»,  «Татар иле», «Ватандашлар» (Мәскәү), «Заман сулышы», «Тормыш кыры» (Лениногорск) газеталарында, «Сөембикә», «Мәйдан», «Идел», «Казан утлары»  журналларында басыла.

Язмыш җиле 2003 елда аны Әлмәт төбәгенә алып килә. С.Сөләйманова, Г.Афзал,  Н.Әхмәдиев, К.Булатовалары белән танылган  Әлмәт  язучылар оешмасында эшли башлый.  Районда чыга торган «Әлмәт таңнары» газетасында әледән-әле басылып килгән язмалары, шигырьләре аша бу төбәк халкы аны танып алды инде. 2004 елда «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте каршындагы «Рухият» рухи яңарыш Фонды нәшриятында  «Күңелем канаты» дигән икенче шигырьләр жыентыгы басылып чыга.

  Бүгенге көндә Миңзифа Әхмәтшина   Әлмәт язучылар оешмасы каршында эшләп килүче  С.Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсен җитәкли. Шулай ук Әлмәт дәүләт нефть институтында Студентларның ял һәм сәләмәтләндерү  үзәгендә (ДОЦ – Досугово-оздоровительный центр)  Литературная гостиная («Әдәби кунакхәнә») иҗат студиясенең җитәкчесе булып эшли. Студентлар иҗатының  С.Сөләйманова исемендәге “Тормыш, исәнме!” Республика фестиваленең җаваплы секретаре булып та нефть төбәгенең югары һәм урта белем бирү уку йортларында  укучы каләм тибрәтүче яшьләрнең талантларын ачуда актив хезмәт алып бара.   2010 елда Татарстан китап нәшриятендә “Сары яулык” исемле хикәяләр җыентыгы, 2014 елда балалар өчен “Табылдык” дигән шигырьләр китабы дөнья күрде.

Яшь талантларны барлауда актив хезмәте өчен Республикабыз аны “Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе  белән бүләкләде. Татарстан Республикасының Яшьләр, спорт һәм  туризм  Министрлыгының,  Россия Татнефтегазстрой профсоюзларының, “Татнефть” Ачык акционерлык җәмгыятенең  Мактау грамоталары,   Татарстан Мәдәният Министрлыгының мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен бирелгән күкрәк билгесе аның актив хезмәтен бәяләп тора.

Р.Төхфәтуллин (2011ел) һәм С.Сөләйманова (2013ел) исемендәге әдәби бүләкләр иясе.

Бүгенге көндә М. Х.Әхмәтшина «Бәхетем минем» (хикәяләр) һәм “Көзге яңгыр моңы...” (шигырьләр) китапларын басмага әзерли.

bottom of page